«Күпкырлы шәхес Достоевский»: әдәби сәяхәт (12+)

19 ноябрьдә 16 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф яшендәге егетләр-кызлар өчен «Күпкырлы шәхес Достоевский» дигән әдәби сәяхәт уздырды, ул язучының тууына 200 ел булуны билгеләп үтүгә багышланды. Рус әдәбияты классигының иҗаты белән танышу барышында катнашучылар алдында Достоевский безне нәрсәгә өйрәтә, ХХI гасырның заманча яшь буын вәкилләренә ул нәрсә бирә ала дигән сорауларга җавап табу бурычы куелды.  
Төркемнәргә бүленеп, балалар «Цитаталар дивары», «Архитекторлар», «Рәссамнар», «Кино белгечләре», «Криминалистлар», «Әдәбият белгечләре», «Психологлар», «Белгечләр» дип исемләнгән интерактив зоналар буенча сәяхәткә кузгалды. Яшьләр язучының цитаталары һәм афоризмнары буенча фикер алышуда актив катнашты, үз фикерләре белән уртаклашты; иптәшләрен әдәби әсәрләрнең иң яхшы экранлаштырылганы белән таныштырды; җинаять мотивларын ачыклап һәм аларга әхлакый бәя биреп, романнардагы төп геройларның образларына анализ ясады. «Криминалистлар» аралашу мәйданчыгы катнашучыларны аеруча кызыксындырды, алар бик мавыгып «Преступления и наказание» әсәренең төп герое кылган җинаять буенча, текстта бирелгән дәлилләр һәм билгеләргә нигезләнеп, тикшерү эше алып барды. «Әдәбият белгечләре» мәйданчыгында әсәрләр буенча җанлы фикер алышу үтте, Ф.М. Достоевский иҗаты, гомумән, әдәбият, китаплар һәм китап уку турында үз фикерләрен белдерергә теләүчеләр күп булды. Чара бөек рус язучысы иҗаты буенча әзерләнгән онлайн викторинаны үтү белән тәмамланды. 

Мавыктыргыч сәяхәт ярдәмендә укучылар, рус даһие, язучысы, акыл иясе, фәлсәфәчесе һәм публицисты иҗатының нечкә кыллары аша үтеп, Ф.М. Достоевскийны күпкырлы шәхес буларак ачты.  Әдәби сәяхәттә катнашучылар, ХХI гасырда Достоевскийны укып, без дөньяви әдәбият кыйммәтләренә кушылабыз, ә аның әсәрләре илебезнең үткәнен яхшырак күзалларга, аның халкын аңларга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт төрлелегенә төшенергә, дөньяны бөек язучы күзлегеннән күрә белергә ярдәм итә, дигән нәтиҗә ясады. Федор Михайлович үз иҗатында бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган җитди социаль һәм иҗтимагый мәсьәләләрне күтәргән. 

Поделиться: